«Чын күңелдән баш иеп һәм мәхәббәт белән»: котлау акциясе (18+)

1 октябрьдә 1 нче санлы китапханәдә Өлкәннәр көненә багышланган  «Чын күңелдән баш иеп һәм мәхәббәт белән» дигән котлау акциясе үткәрелде. 

акция
IMG_20211001_141024

Бәйрәм акциясендә катнашучылар гомеренең алтын көзенә җиткән өлкән яшьтәге укучыларыбыз булды. Бу көнне килгән барлык өлкән буын укучыларына китапханәчеләр татлы күчтәнәчләр һәм китаплар бүләк итте. Күп еллар дәвамында китапханәнең даими һәм актив укучылары булган кунакларга карата хезмәткәрләр тарафыннан хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Көн дәвамында абонементта үткән еллар җырлары һәм көйләре яңгырап торды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: